news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин: Венгрлар башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында билгеле роль уйнаган

Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасы узды.

Фаяз Хуҗин: Венгрлар башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында билгеле роль уйнаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Альфред Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин башкортларның һәм татарларның килеп чыгышында венгрларның да өлеше барлыгын белдерде.

«Венгрларның тарихи ватаны – Себер. Венгрлар белән ханты-мансиларны бер халык, дип тә әйтергә була. Алар кайчандыр бер телдә сөйләшкәннәр. Венгрлар VI-VII гасырларда хәзерге Башкортстан, Татарстан җирләре аша әкренләп Көнчыгыш Европага күченә башлаган. 896 елда алар шунда үз дәүләтләрен төзегән», – диде Фаяз Хуҗин «Татар-информ» хәбәрчесенә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасында.

Татарстанның Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында VIII-IX гасырларга караган венгрлар каберлеге саклана. Анда 1974-1985 елларда күренекле археолог Альфред Халиков казыну-тикшеренү эшләре алып барган. Олы Тигәнәледә 150ләп борынгы венгр кабере ачыкланган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Венгрлар Себердән Европага күченгәндә аларның бер өлеше Татарстан территориясендә калган. Олы Тигәнәледәге венгр каберлеге барлыкка килүе шуның белән аңлатыла. Алар монда калгач, болгарлар белән кушылган. Кайберләре исламга күчкән. Чистайның бер зиратында «Маҗар казый» дип язылган кабер ташы табылды, ә маҗар – ул венгр. Мәрхүм мөселманча җирләнгән. Шулай итеп, венгрлар башкортларның да, татарларның да килеп чыгышында билгеле роль уйнаган, дип әйтә алабыз», – диде Фаяз Хуҗин.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасы узды. Киң җәмәгатьчелеккә Альфред Халиковның «Идел белән Урал арасында Бөек Венгрия» китабы, Геннадий Белорыбкин, Искәндәр Измайлов, Олег Мельниченко, Татьяна Осипова, Артем Павлихин, Альфред Халиков авторлыгында тупланган «Армиёво каберлеге» басмасы һәм Марий Элның тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты баш гыйльми хезмәткәре Татьяна Никитинаның «IX-XI гасырларда Ветлуга һәм Нократ елгалары арасында яшәгән халыкларның бил каешлары» китабы тәкъдим ителде.

Альфред Халиковның китабы 1974-1985 елларда Олы Тигәнәледә булган археология экспедициясе материалларына нигезләнеп төзелгән. Галим 1994 елда вакытсыз вафат булу сәбәпле, аның кайбер кулъязмалары басылмый калган. Ниһаять, Татарстан Фәннәр академиясе әлеге хезмәтләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

«Армиёво каберлеге» басмасы 1970-1980нче елларда Пенза өлкәсе Армиёво авылы тирәсендә венгрлар каберлегендә барган археология экспедициясе материалларына нигезләнгән. Казынуда катнашкан археологлар 40 ел элек ачыкланган мәгълүматны туплап бастырган.

Түгәрәк өстәл форматында узган чарада Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч, Пенза өлкәсенең Төбәкне үстерү институты ректоры Геннадий Белорыбкин, Петер Пазманя исемендәге Католик университеты профессоры Атилла Тюрк һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100