news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин: Идел буе болгарларының бабалары агач өй салырга мари, удмуртлардан өйрәнгән

Фаяз Хуҗин: Идел буе болгарларының бабалары агач өй салырга мари, удмуртлардан өйрәнгән
Владимир Васильев

Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин әйтүенчә, Идел буе болгарларының бабалары мари, удмурт халкыннан йортларны бүрәнәдән җиткерергә өйрәнгән.

«Идел болгарларының бабалары – күчмәннәр. Урта Иделгә килеп чыккач та, алар әле бүрәнә йортлар сала белмәгәннәр, юрталарда яшәгәннәр. Биләр – Болгар җирләренә алар VIII-IX гасырларда килеп утыра һәм күрше мари, удмуртлардан – урман халкыннан – йортларны бүрәнәдән җиткерергә өйрәнәләр», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Фаяз Хуҗин Биләрдәге Җәмигъ мәчетен Багдадтан килгән осталар төзеп биргәндер дип саный. «Шулай дип уйларга нигез бар. Кирпеч һәм таш биналар салу болгарлар өчен авыр мәсьәлә булган. Шуңа күрә дә Җәгъфәр ибн Габдулла (Алмыш хан) Багдад хәлифәсеннән ислам динен бик яхшы белгән белгечләр генә түгел, дошманнардан саклану өчен крепостьлар, кирпеч биналар төзи ала торган яхшы осталар җибәрүен дә үтенгән», - диде ул.

«Биләрдә менә шул осталар яшәгән торак йорт эзләре дә табылды. Ул йортларны төзү өчен башта читән каркас (стена) ясаганнар, аны ике ягыннан балчык белән сылаганнар. Йорт эчендә тандыр рәвешендәге мичләр булган. Әлеге йортларны Шәрык илләрендә, башлыча авылларда, хәзер дә төзиләр, безнең яклар өчен ул – ят нәрсә. Йортларның берсендә X гасырда сугылган көмеш дирһәм дә табылды», - диде археолог.

Фото: © Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100