Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фаяз Хуҗин: Чувашлар суварлардан килеп чыккан дигән сүз дөрес түгел
Галимнәр Татарстанның көньяк районнарында яшәүче чувашларның килеп чыгышы турында фикер алышты.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, археолог Фаяз Хуҗин чувашларның суварлардан килеп чыккан дигән теорияне инкяр итте.
Бүген Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Кама аръягы тарихына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге чарада галимнәр Татарстанның көньяк районнарында яшәүче чувашларның килеп чыгышы турында фикер алышты.
Соңгы арада чувашларның килеп чыгышы турында сөйләшүләр активлашып киткән. Фәнгә катнашы булмаган тарихчылар, бигрәк тә Татарстанда, чувашлар - болгарлардан, ә татарлар - монгол яулары белән килгән халыктан килеп чыккан, дигән мәгълүмат тарата икән.
Тарих институты директоры Радик Салихов тарихи фальсификацияләр, бер яктан, халыкара мөнәсәбәтләргә киеренкелек кертсә, икенче яктан, чувашларның милли үзаңына зыян сала, дип аңлатты. Бүгенге түгәрәк өстәл утырышы халыкка дөреслекне җиткерү максатыннан оештырылды.
«Ибн Фадлан болгарлар турында язганда сувар кабиләсен дә телгә алган. Кайбер тарихчылар чувашларны суварлардан килеп чыккан, дип күрсәтергә тели. Югыйсә суварлар – алар болгарлар. Борынгы көнчыгыш язмаларда Болгар шәһәреннән ерак түгел Сувар шәһәре булганы, анда 10 меңгә якын халык яшәгәне, шәһәр уртасында мәчет торганы язылган. Ә бит чувашлар үзләрен мәҗүсиләр, дип санаган. XVIII гасырга кадәр аларда мәҗүсилек хөкем сөргән, ә Идел буе Болгар дәүләте X гасырда ук ислам динен кабул иткән. Димәк, чувашларның суварлардан килеп чыккан дигән фикер тарихи чыганакларга туры килми», - диде Фаяз Хуҗин.
Археолог болгарларда шәһәр культурасы югары дәрәҗәдә булганын, ә чувашлар авылларда яшәгәнен әйтте. «Археологлар чувашларның борынгы авылларын казыды. Анда табылган әйберләрнең нибары 5 проценты болгарларныкы, ә 95 проценты – җирле финнарныкы. Чувашларның «Без болгарлар» дигән концепциясе дөреслеккә туры килми», - диде Фаяз Хуҗин.
Тарих институтының Идел буе һәм Кама буе тарихын өйрәнү бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков беренче чувашларның хәзерге Татарстан территориясенә 1630нчы елларда гына Зөя өязеннән күченеп килгәнен әйтте.
«Чувашлар, этник төркем буларак, Идел белән Сура елгалары арасында XV гасырда формалашкан. Чувашларны болгарлар белән бәйләү дөрес түгел. Болгарлар – урта гасырларда яшәгән халык. Алар чувашларның барлыгын белмәгән. Хәзерге Татарстан җирләрендә чувашлар турындагы беренче истәлекләр 1630нчы елларга карый. Беренче чувашлар хәзерге Әлки районы җирләренә шул чорда Зөя өязенең Андреев авылыннан күченгән. 1660нчы елларда икенче күченү дулкыны була. 1690нчы елларда биредәге торак пунктлар саны 36га җиткән», - диде Радик Исхаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз