news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин: Биләрне дә Болгар дәрәҗәсенә күтәрәсе иде

Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин Биләрне күтәрергә кирәк дип саный.

Фаяз Хуҗин: Биләрне дә Болгар дәрәҗәсенә күтәрәсе иде
Салават Камалетдинов

Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин Биләрне Болгар дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дип саный.

«Казан, Болгар, Зөяне казыдык, хәзер Биләрне күтәрәсе калды. Биләр дә игътибар сорый. Урта гасырлар чорында ул дөньяның иң зур шәһәрләрнең берсе булган. Болгар белән чагыштырганда, Биләрдә архитектура корылмалары борынгырак, әмма алар җир астында калган. Аларны табып, казып аласы бар. Монгол явына кадәрге чорда булган табылдыклар яхшы сакланган», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен «Сәләт» лагерен карарга Биләргә килә, быел тарихи урыннарны да караган, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров аңа барысын да аңлаткан.

«Эш урыныннан кузгалыр, дип өметләнәбез. Хәзерге Биләр музее бик кечкенә. Инде яңа проект эшләделәр. Проект буенча, яңа музей төзү планлаштырыла. Ул зур музей булачак, анда табылдыкларны саклау өчен урын да зур булыр, дип көтелә. Күрсәтергә материал күп, ел саен кызыклы табылдыклар табыла тора бит. Күбесен халыкка күрсәтеп булмый. Аллаһы Тәгалә Минтимер Шәриповичка сәламәтлек бирсен, дип торабыз. Ул Биләр белән нык кызыксына башлады», - диде архитектор.

Фаяз Хуҗин Биләрне ЮНЕСКОга кертеп булмавын әйтте. «Чөнки сакланган әйберләр күп түгел. Ләкин кем белә, казысаң, әллә нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин. Хәзерге вакытта Биләрнең 99,6 өлеше казылмаган. Анда нәрсәләр генә булмас?! Шуңа күрә, өметебез зур. Хәзер Биләргә яңа сулыш бирергә кирәк, аны онытырга ярамый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100