news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин Биләрдәге чишмә турында: Чишмә суы бозылмый, чөнки составында көмеш күп

Фаяз Хуҗин Биләрдәге чишмә турында: Чишмә суы бозылмый, чөнки составында көмеш күп
Салават Камалетдинов

Археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Биләрдәге чишмә турында сөйләде.

«Изге чишмә» суы озак вакыт бозылмыйча саклана, дигән сүзне ишеткәнебез булды. Студент булган чакта экспедицияне төгәлләп, чишмә суын банкага салдык һәм аны ике ел бер урында тоттык. Ике ел үткәч, ачып карадык: су бозылмаган иде. Шуннан соң җитәкчебез Альфред Халиков, геологлар белән сөйләшеп, суга анализ ясаттырды. Баксаң, суның составында көмеш күп икән. Бозылмавының сәбәбе шул», - диде ул.

Ул «Хуҗалар тавы» өстендә бик борынгы курган каберлекләре сакланып калганын әйтте.

«Мәскәүдән килгән археолог Наталья Членова курганнарның берсен казып карады. Анда бронза гасыры чорында яшәгән (б.э.к. 2нче меңьеллык ахыры) бура кабиләләре күмелгән икән. Шул заманнарда ук хәзерге Биләр тирәсендә кешеләр яшәгән. Ни өчен алар күмү урынын шунда билгеләгән? Минемчә, бу – чишмә белән бәйле. Чишмәне алар шул вакытта ук изгеләштерә башлаган дип уйлыйбыз. Яшәү шартлары бик уңай булган, күрәсең: Чирмешән елгасы, көтү көтәр өчен менә дигән болынлыклар бар», - диде белгеч.

Археолог хәзер бу чишмәгә игътибар артты дип саный. «Археологлар да җәй буена Биләрдә бит, казу эшләре, яңа ачышлар, газета-журналларда әледән-әле чыгып торган фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр, китаплар – боларның барысы да халыкны инде онытыла башлаган «Изге чишмә»гә тартты, район җитәкчеләренең дә игътибарын җәлеп итә башлады»,- диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100