Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фаяз Хуҗин белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды
Фаяз Хуҗин белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 июньдә, 10.00 сәгатьтә Зәңгәр мәчеттә (Казан шәһәре, Фатыйх Кәрим урамы, 19/8) була. Галим Татарстан Республикасы Зәй районының Карман авылында җирләнәчәк.
Күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин кичә вафат булган. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хәбәр итте.
Ул Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буендагы урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз