news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Шакиров Идел һәм Казансу елгалары саегу нәтиҗәләре турында сөйләде

Фаяз Шакиров Идел һәм Казансу елгалары саегу нәтиҗәләре турында сөйләде
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Идел һәм аның кушылдыклары саегу сәбәпле, элек су астында яшеренгән чүп-чар өемнәре ачыкланган. Моннан тыш, яр буе зонасының артуы законсыз төзүчеләрне җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе су объектының торышын актив күзәтә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр итте.

«Идел һәм Казансу елгаларын мониторинглау барышында элек су астында булган кечкенә чүп-чар өемнәре ачыклана. Бу шулай ук законсыз төзелешкә китерергә мөмкин. Су объектларында яр сызыклары билгеләнгән, шуңа күрә хәзер су булмаган урыннарда да төзелеш тыела. Бүгенге көндә су булмавы бу — су объекты түгел дигәнне аңлатмый», — дип ачыклык кертте спикер.

Куйбышев сусаклагычының эш режимы Россия Су ресурслары федераль агентлыгы тарафыннан ведомствоара эшче төркем карарлары нигезендә билгеләнә. Аның составына Татарстан вәкилләре керә.

«Идел саегу белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшче төркеме актив шөгыльләнә, һәм кайбер карарлар инде бар», — дип ассызыклады Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100