news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗинның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» китабы чыкты

Әлеге басма борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган.

Фаяз Хуҗинның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» китабы чыкты
Рамил Гали

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татар китап нәшриятында Фаяз Хуҗинның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» китабы чыкты. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәзерге Россия киңлекләрендә барлыкка килгән иң борынгы дәүләтләр татарның борынгы бабалары тарафыннан корылган. Әлеге китапта б. э. к. II гасыр ахырында барлыкка килеп, XVI гасыр урталарына кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре турында сөйләнә», диелә китапның аннотациясендә.

Китап борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган. Әлеге басма татар халкының урта гасырлар чорына караган тарихы белән кызыксынучы укучылар өчен файдалы мәгълүматлар чыганагы булыр дип тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

Фаяз Хуҗин Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, танылган археолог. Ул Болгар, Казан ханлыгы чорын өйрәнгән, Казанның меңьеллыгын исбатлаган шәхесләрнең берсе. «Интертат»ка биргән интервьюда ул үзенең хезмәтләре турында кызыклы фактлар ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100