news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин: Киләчәктә Биләрдә бай археологик казылмалар табылачак әле

Галим сүзләренчә, «Бөек шәһәр»дәге 800 гектар мәйданның 0,3 проценты гына өйрәнелгән.

Фаяз Хуҗин: Киләчәктә Биләрдә бай археологик казылмалар табылачак әле
Рамил Гали

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, танылган археолог Фаяз Хуҗин Биләр шәһәрчегендә киләчәктә X-XII гасырларга караган бай һәм яхшы сакланган археологик казылмалар табылачак дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда сөйләде.

 «Биләрне „Бөек шәһәр“ дип йөрткәннәр. Ул Шәрык дөньясында танылган, заманы өчен Европа шәһәрләреннән дә зуррак булган. Аны һич тә онытырга ярамый, чөнки ул Идел Болгарстанының монголларга кадәрге чоры», — дип сөйләде Фаяз Хуҗин.

Археолог аңлатуынча, Биләрнең мәйданы 800 гектарга җитә, җир асты культура катламы зур һәм ул яхшы сакланган. Археологлар Биләр территорясендә илледән артык бина эзләре күргәннәр, шуларның өчесе генә өйрәнелгән. «Биләрдә бай казылмалар табасы алда әле, чөнки өйрәнелгән мәйдан 0,3 процентны гына тәшкил итә», — дип әйтте Фаяз Хуҗин.

Фаяз Хуҗин җитәкчелек иткән экспедиция 1968 елдан 1990нчы елларга кадәр Биләрдә казу эшләре алып барган. Соңыннан аларны Кремль территориясен өйрәнергә чакырганнар.

«Биләрдә хәзер дә бераз эшләр бара. Совет чорында без елына мең квадрат метр чамасы җирне өйрәнә идек, хәзер соңгы 5 елда 300 квадраттан да арттырган юк. Сәбәбе — бюджеттан акча әз каралган», — дип сөйләде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100