news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин: Без Исламның тәгаен кайсы җирдә кабул ителгәнен киләчәктә төгәл әйтә алырбыз

Тарихчы Идел буенда Исламның Болгар шәһәрендә кабул ителүенә шикләнүен белдерде.

(Казан, 12нче ноябрь, "Татар-информ, Миләүшә Гафурова). КФУда узган “Күпмәдәниятле дөньяда Ислам” VII халыкара форумында тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры вазифаларын башкаручы Фаяз Хуҗин Ислам диненең Болгарда кабул ителүен шик астына куйды.

Профессор үз чыгышында “Ислам кайда кабул ителгән?” – дигән сорауга җавап эзләде.

Аның уйлавынча, Х гасырда Болгар, Биләр, Әҗмәр, Суар билгеле шәһәрләр булып торган, Ислам да 922нче шуларның берсендә кабул ителгән булырга тиеш. Ләкин ул шәһәр Болгар булган, дип тәгаен әйтеп булмый, диде ул. 

Үз фикерен исбатлауны ул X гасырда яшәгән гарәп язучыларының Болгар шәһәрләре турындагы хезмәтләреннән башлады: “Ибн Фадланның 922нче елда иҗат иткән хезмәтендә Болгар шәһәрләре искә алынмый, Исламның кайда кабул ителгәнлеге дә әйтелми, кайдадыр елга янында, дип билгеләнелә. Төп мәчет Болгарда да, Суарда да булган. Бу турыда Әл- Бәлхи 92-921нче еллардагы хезмәтендә язган”. Бу ике шәһәрдә дә ун мең тирәсе кеше яшәгән. Монгол явына хәтле төзелгән беренче мәчет Биләрдә (бик зур - мәйданы 2500 кв метр) һәм Алабугада (Чертово городище) табылган. Суар һәм Биләрдә җәмәгать мунчалары да булган”.

Тарихчы археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында да сөйләде. Идел буе шәһәрләренең унынчы гасырдагы яшәеше турында туфракның алтынчы тарихи катламы сөйли. Болгарда ул катлам 10-30 сантиметрга җитә. Катламда тарихи корылмалар аз, җитештерү корылмалары бөтенләй юк. Биш ярымземлянка табылган, ә җирдәге корылмалар – тугыз. Керамика җитәрлек: Хәзәр Каһанлыгы өлеше булып торган вакытка караган 19 эре керамик эшләнмә бар. Суарда керамика аз табылган, галимнәр моны үзенчәлек дип атыйлар. Фаяз Хуҗин сәбәп итеп Суарның аз өйрәнелгәнлеген күрә.

Галимнәр фикеренчә, Болгарда шәһәрләр (Болгар һәм Суардан кала) 10нчы гасырның 3нче чирегендә генә барлыкка килгән. Ләкин Фаяз Хуҗин алар белән килешми. Петр Старостин тарафыннан өйрәнелгән Кече Иерусалим ерымында элеккеге авыл эзләре бар. Анда табылган тәңкәләр 894, 898, 912нче елларга карый. Димәк, шәһәрләр инде 9нчы гасырда ук булган.

Кама буендагы Әҗмәрнең (Измерское поселение) мәйданы 62 гектар, халкы – 800 кеше булган. “Болгарны якынча 15 гектарлы дип алсак, андагы халыкны санап чыгару авыр түгел”, - дип аңлатты тарихчы. Әҗмәрдә биркалар, үлчәүләр һәм тимер кубиклар табыла, биредә тимер чоку, пыяла ясау, метеллургия, бизәнү әйберләре җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. “Димәк, бу шәһәр дә, Болгар кебек үк, һөнәрләр һәм сәүдә буенча махсуслашкан, Бөек Идел юлында урнашкан шәһәр булган”.

Ибн Фадлан истәлекләренә караганда, алар Итил янында туктап торганнар һәм аннан соң күпмедер китеп, башка урында ике айга тукталганнар. “Шушы ике ай вакытны минем Биләрнең барлыкка килүе (620 гектар ныгытылган җир) һәм андагы зур мәчет төзелү белән бәйлисе килә. Шәһәр Иделдән – 100 километр, Камадан 50 километр ераклыкта урнашкан, ә ул вакытта Итил дип Каманы да йөрткәннәр. Үзем Биләрне күп өйрәнгәнгә, аны башкала итеп саныйм дип уйламагыз. Ләкин мин Исламның шундый кечкенә генә Болгарда кабул ителүенә бик шикләнәм", - ди Фаяз Хуҗин.

Ул үз соравына җавапны әле тапмавын әйтте. "Киләчәктә эзләнүләр үз нәтиҗәсен бирер, һәм без Исламның кайда кабул ителгәнлеген төгәл әйтә алырбыз, дип ышанам”, - дип төгәлләде ул чыгышын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100