news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаяз Хуҗин ачык лекциясендә Болгар дәүләте тарихы һәм археология турында сөйләячәк

Лекция кысаларында күренекле тарихчы, археолог Альфред Халиковны искә алачаклар.

Фаяз Хуҗин ачык лекциясендә Болгар дәүләте тарихы һәм археология турында сөйләячәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Минһаҗева). 28 февраль КФУның Тарих институтында тарихчы Фаяз Хуҗинның ачык лекциясе үтәчәк. “Урта Идел буе халыклар тарихы һәм А.Х. Халиковның фәнни эшчәнлеге” исемле лекция татар телендә укылачак, дип хәбәр итте чараның оештыручысы Әскәр Гатин.

“Февраль башында татар телендә «Ачык университет» исемле яңа проект эшли башлады. Аның кысаларында хәзер төрки-татар дәүләтләре буенча дәресләр бара. Аларны безнең абруйлы галимнәр укыта. Һәм без, әлбәттә, күренекле тарихчы, археолог Альфред Халиков исемен искә алырга булдык. Чөнки быел аның тууына 90 ел тула. Булачак лекциядә Альфред Халиковның шәкерте үзенең остазы, Болгар дәүләте тарихы, археология турында сөйләячәк”, - дип бүлеште доцент, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин.

Лекция кысаларында археология, төрки халыклар, финн-угыр халыклар тарихы, Болгар дәүләте тарихы, Биләр шәһәре, Борынгы Болгар шәһәрләре, Альфред Халиковның фәнни эшчәнлеге һ.б. темалар ачылачак.

  • Фаяз Хуҗин - профессор, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе Археология институтының баш фәнни хезмәткәре. 450дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт авторы. «Татар тарихы» җиде томлык хезмәтнең икенче томы ‒ «Идел буе Болгар дәүләте һәм Бөек дала» фундаменталь хезмәте авторы. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100