Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәхретдин Канюкаев: «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының кирәклеген тоям
Казанда XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башлана. Форумда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм 14 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Делегатларның берсе – Самара өлкәсенең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев. Ул Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә фикерләрен сөйләгән.
«Мин ел саен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашам, аның кирәклеген һәм дәрәҗәсен тоям. Әлеге форум үзара фикерләшергә һәм хезмәттәшлек өчен элемтәләр белән алмашырга ярдәм итә», – дип фикерләрен җиткергән «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Быел Самара шәһәрендә Фәхретдин Канюкаев зурлап милли бәйрәмебез – Сабантуйны үткәрде. Бәйрәмдә солдатларга ярдәм итү буенча мәйдан булдырды һәм махсус хәрби операция зонасына ун машина җибәрелде. Ел дәвамында да Самара өлкәсе эшмәкәрләре махсус хәрби операция зонасына җылы киемнәр, дроннар, медицина кирәк-яракларын җибәреп торалар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз