news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәвия Сафиуллина: Свердлау өлкәсендә берничек тә 50 мең татар кими алмый

Свердловск өлкәсе Урта Урал татарларының «Саф чишмә» айлык газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итте.

«Свердлау өлкәсендә берничек тә 50 мең татар кими алмый. Татарлар беркая китмәде. Җанисәп алдыннан халыкны дер селкеткән һәм бу мәсьәләдән аның игътибарын читкә юнәлдергән хәлләр күп булды. Көтмәгәндә-уйламаганда, пандемия дигән афәт килде, күп кенә кеше китте. Пандемия аркасында, күпме кеше эшсез калды, күбесенең тормыш рәвеше үзгәрде», – ди ул.

Баш мөхәррир сүзләренчә, татарлар саны кимүгә кешедәге битарафлык та сәбәп булган.

«Кешеләрдә я битарафлык хөкем сөрде, я җанисәп мәгълүматларын алучыларны өйләрендә көтеп җиткерә алмадылар. Шәхсән менә безгә берсе дә килмәде. Ярый инде мин үземнең бар гаиләмне татар итеп яздырдым. Миңа калса, халыкның битарафлыгы булды, кемдер эш белән онытып җибәрде я башка сәбәпләре килеп чыкты. Җанисәпне халыкның үз ихтыярына тапшыру дөрес сәясәт түгел», – дип аңлатты Фәвия Сафиуллина.

2010 елда Свердловск өлкәсендә якынча 143803 татар исәпләнсә, 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча әлеге сан 93516га тигез.

«Без күбрәк татар авылларына игътибар бирдек. Бу яктан Башкортстан бик әйбәт эшли. Безгә һәрбер шәһәргә барып, сөйләшеп, күрешеп йөрисе калган. Алар белән эшләп җиткермәдекме әллә, дип тә уйлыйм инде мин. Аннары 143 мең татарны кулыннан алып, битенә карап, «Син татар булып язылмый калма», – дип әйтергә мөмкинлек булмады. Ул алай була алмый да. Казан ягыннан да эшләр күп алып барылды. Булдыра алган кадәресен эшләдек. Бу җанисәпкә бармак аша караучы оештыручыларны гаепле дип әйтер идем», – диде ул.

Фәвия Сафиуллина сүзләренчә, дөньялар тынычлангач, җанисәпне чын-чынлап үткәрергә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100