news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәвия Сафиуллина: Бер төбәктә дә милли журналистикага Татарстандагы кебек мөнәсәбәт юк

Екатеринбургтагы «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Бөтенроссия татар журналистлары форумында үткәргән дәресләр өчен «ТАТМЕДИА» холдингына рәхмәтен җиткерде.

Фәвия Сафиуллина: Бер төбәктә дә милли журналистикага Татарстандагы кебек мөнәсәбәт юк
Рамил Гали

Екатеринбургтагы «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина Россия регионнарында эшләүче татар журналистларына белем бирү ягыннан ярдәм күрсәткән өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде. Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар өчен «ТАТМЕДИА» вәкилләре – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров һөнәри осталык дәресләре уздырган иделәр, шуның файдасы нык булды, диде Сафиуллина.

«Минем эшем журналистика белән генә бәйләнмәгән, башка өлкәдә дә эшләргә туры килә, журналистика ягыннан бик зур профессионал түгелмен. «ТАТМЕДИА» уздырган дәресләр минем өчен бик әһәмиятле, бик кирәкле булды. Оештыру югары дәрәҗәдә», – диде ул.

Фәвия Сафиуллина август аенда Казанда Милли массакүләм матбугат чаралары форумы вакытында Дагыстан, Чечня, Төньяк Осетиядән килгән коллегалар белән аралашуын һәм аларның төбәкләрендә милли журналистикага мөнәсәбәт белән кызыксынуын әйтте.  

«Алар, Татарстанга исләре китеп, бер төбәктә дә милли журналистикага мондый караш юк, тик Татарстан гына шулай чит төбәкләрдән җыеп, кунак итеп, зур дәресләр биреп үткәрә ала, дип соклануларын белдерделәр. Без моның белән бик нык горурланабыз һәм бу юлы да Бөтенроссия татар журналистлары форумыннан татар булып кайтып китәбез», – диде ул.

Бөтенроссия татар журналистлары форумы бүген үз эшен тәмамлый. Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 30дан артык журналист катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100