news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәүзия Кадырова, Рәдиф Кашапов һәм Тимур Милюков яңа татар сүзләре кулланып, җыр чыгарган

Бер төркем музыкантлар яңа татар сүзләрен кулланып, «Галәмчегем» дип исемләнгән җыр иҗат иткән. Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап була.

«MOÑ театр мәйданчыгында «Морфемалар» дигән спектакль куелган иде. Анда сүзлек, кагыйдәләр ярдәмендә яңа татар сүзләрен уйлап чыгардылар һәм аңлаттылар. Яңа сүзләр кулланып, җыр тексты яздым. Музыкантлар Фәүзия Кадырова белән Тимур Милюков көй иҗат итте. Шулай итеп, «Галәмчегем» дигән җыр туды», - диде «Татар-информ»га музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Җырда куркычан, хисләвечем, галәмчегем, якынгыч, ятчан, бушдару, ялтыраучаннар, кызмалайлы, төрләүгә, сыңарлык кебек яңа сүзләр кулланылган.

«Хисләвчем – хисләр тудыра торган, галәмчек – кечкенә галәм, куркычан – аз гына курка торган кеше, якынгыч – якынайта торган сүзләр, ятчан – ят кеше, бушдару – плацебо (тәэсир итми торган дару), ялтыраучан – ялган матур әйберләр. Гомумән, яңа сүзләр бик сирәк өстәлә. Телнең үзгәрүе, яңа төшенчәләрнең барлыкка килүе, тормышның үзгәрүе белән бәйле. Мәсәлән, бездә төймәсар барлыкка килде һәм без аны куллана башладык», - диде Рәдиф Кашапов.

Аның фикеренчә, кемдер теге яки бу сүзне кызык өчен куллана башлый. «Яңа сүзләрне интернет мәгълүмат чарасы куллана башласа, киң җәмәгатьчелеккә сүзләр таралачак. Мәсәлән, кринж сүзе. Тел ул – бик табигый нәрсә, аны максат куеп үзгәртеп булмый. Тел бозыла, диләр. Тел бозылмый, тормыш үзгәрә. Тел бу тормышның көзгесе генә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100