news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатыйх Сибагатуллин баш батырга машина түгел, ә акчалата бирергә кирәк дип саный

“Татарның гомер-гомергә батыры дәү кеше булган”, – ди депутат.

Фатыйх Сибагатуллин баш батырга машина түгел, ә акчалата бирергә кирәк дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин фикеренчә, баш батырга машина түгел, ә акчалата бирергә кирәк. Аның уйлавынча, машина өчен тавыш чыкмасын өчен, бу кулай карар булыр иде. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

  • 7 июльдә Чабаксарда узган федераль Сабан туенда көрәш нәтиҗәләре буенча көтелмәгән хәл килеп чыкты. Мари Элдан абсолют батыр Муса Галләмовка тәкә бирелде. Ә төп приз – автомобильне жирәбәгә салып уйнаттылар, һәм ул Чувашстанның Шыгырдан авылы көрәшчесе Ринас Сатдаровка тәтеде. Абсолют батыр өчен көрәшкә һәм лотереяга Татарстан көрәшчеләре бөтенләй кертелмәде.

“Көрәшченең хезмәте өчен бөтен дөньяда түләнә, шуның белән эш бетә. Мин Нурлатта эшләгән вакытта, машина түгел, доллар белән бүләкли идек. Һәр авырлык категориясендә доллар белән бирә идек. Абсолют батырга 1,5 мең доллар иде. Әнә бит футболистларга ничек түлиләр!” – ди Фатыйх Сибагатуллин.

Абсолют батыр өчен Татарстан көрәшчеләрен кертмәүгә карата депутат ризасызлыгын белдереп: “Татарстанныкы гел абсолют батыр булса, нәрсә булган? Ә нигә башка спорт төрендә алай дип әйтмиләр соң, бер үк футболистлар гел чемпион калырга мөмкин бит. Дөрес әйбер түгел бу. Кая карый көрәш федерациясе? Федераль Сабан туе булгач, Татарстан да шул Россия төбәге, ләбаса. Читтән килгән кеше батыр кала дип, шулай эшләргә ярамый”, - диде.

“Жирәбәгә салуны гадел дип санамыйм. 60 килограммлы кеше нинди көрәшче ди ул жирәбә салып машина алырга? Татарның гомер-гомергә батыры дәү кеше булган. Көчле кеше батыр калырга тиеш. Жирәбәне көрәшмичә генә дә салып була, аңа калса”, - дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин.

Аның әйтүенчә, көрәш буенча җыелып сөйләшеп, кагыйдәләрне бертөрле итеп ясарга кирәк. “Ул бит ике төрле. Татарстаннан читтә аяк чалып көрәшәләр, ул чын татар көрәше дип аталмый. Без татар көрәшен югалтырга тиеш түгел. Элек сөлге белән көрәш булмаган. Билбау булган ир-атларның билендә, шуңа ябышып көрәшкәннәр. Иван Поддубный – батырларның батыры да, 1901-1909 елларда билгә чорнап куйган бауга ябышып көрәшкән. Сөлге ул бездән кергән әйбер. Сөлге белән качып була. Шуңа күрә мин өч минут бәйләмичә көрәштереп, аннары бәйләтә идем. Бу бит сугышчылар әзерли торган спортның бер төре булган. Аркасына салырга, аннары дошманны пычак белән кадарга дигән әйбер”, - ди ул.

Депутат заманында көрәш ярышында машина бирүне үзе керткәнен әйтте. “Ул вакытта федерация рәисе идем. Сабан туйларында машина бирелә башлады. Арчада иң беренче “Волга” машинасы куйдырдым. Ул вакытта “Волга” “Мерседес”ка тиң иде. Ә хәзер акчалата кирәк, чөнки машинаны алгач, аны сата алмыйча тилмерәләр. Саткач, салымын түләргә кирәк. Машина өчен генә көрәшәләр дип әйтәсе юк, бу бик зур хезмәт, спорт. Башка төбәкләр дә шөгыльләнсен. Халыкта имеш-мимешләр булдырмыйча, көрәшчеләрдә кызыксындыру да уята торган итеп түләү мәсьәләсен киләчәктә карарга кирәк. Мин үзем киңәшемне бирергә ике куллап риза”, - ди Фатыйх Сибагатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100