news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатыйх Сибагатуллин Айдар Фәйзрахманов концертын Президентка күрсәтергә хыяллана

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән “Олы юл әйтте...” концертын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде.

Фатыйх Сибагатуллин Айдар Фәйзрахманов концертын Президентка күрсәтергә хыяллана
Рамиль Гали, Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” концертыннан бер генә теләк белән чыккан: “Ничек тә Рөстәм Нургалиевич белән Гөлсинә ханымга күрсәтергә иде”, дип уйлыйм, - диде ул концерт тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Мин ел саен ук булмаса да, “Татар җыры”н карап барам, “Үзгәреш җиле” дә бик ошады. Ә бүгенге концерт бөтенләй икенче төрле. Айдар Фәйзрахмановка рәхмәт! Үсәбез, алга барабыз!”

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән “Олы юл әйтте...” концерты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл” китабының презентациясе буларак әзерләнгән була һәм үткән ел ноябрь аенда тәкъдим ителә. Ул вакыт филармония фойесында китап сатылып, ДЦП диагнозы куелган 7 яшьлек бала өчен 37 000 сум акча җыеп хәйрия ярдәме дә күрсәтелә.

Кичә тамашачы соравы буенча шушы концерт кабатланды һәм ул аншлаг белән узды. Шунысы да игътибарга лаек, беренче бүлекне генә карарга дип килгән тамашачы да азакка кадәр карап калды, антракттан соң кайтып китүче булмады.

Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100