news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатыйх Кәрим кызы Милли музейга сугыш чоры балалары рәсемнәрен бүләк итә

Бүген ТР Милли музее туган көнен бәйрәм итә. Бу уңайдан музей директоры Г.Нәҗипова, матбугат вәкилләре белән очрашып, юбилей елының планнары белән таныштырды

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстанның Милли музее туган көнен бәйрәм итә. Бу уңайдан музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, матбугат вәкилләре белән очрашып, юбилей елының планнары белән таныштырды.
Моннан 115 ел элек, 1895 елның 5 апрелендә, 13 сәгатьтә Казанның шәһәр фәнни-сәнәгать музее киң җәмәгатьчелек өчен үзенең ишекләрен ача. Бүген Милли музей буларак билгеле мәдәни йорт элек Кунак йорты бинасында урнаша. Казанда музей ачылу мәдәният тормышында зур вакыйгага әверелә. Музей шәһәр университеты, китапханәсе, фәнни җәмгыятьләре белән хезмәттәшлек итә. Казанлылар яратып музейларга йөри. Ләкин музей җыелмаларсыз берничәк тә эшли алмас иде. 1891 елның 25 июлендә Россия флотының вице-адмиралы һәм мәдәният эшлеклесе И.Лихачев абыйсының – коллекционер һәм галим Андрей Лихачевның уникаль коллекциясен бүләк итә. Ул 40 мең экспонаттан тора.
Бүген Милли музей – Россиядә иң өлкән һәм борынгы музейларның берсе. Аның җыелмаларында 800 меңнән артык экспонат саклана.
Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда, апрель-декабрь айларында музейда юбилей уңаеннан күп санлы кызыклы чаралар узачак. Мәсәлән, 22 апрельдә коллекционер һәм галим Г.Вульфсонның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак. Май аенда Халыкара музейлар көненә багышланган “Музейда көн һәм төн” дигән акция уздырыла. Июнь аенда Печищедагы белорус шагыйре Янка Купала музеена 35 ел тула. Июль аенда музей Андрей Лихачев җыелмаларыннан уникаль экспонатларны күрсәтергә ниятли. 13-17 сентябрь көннәрендә музейның 115 еллыгына багышланган Халыкара музей форумы оештырыла. Милли музей структурасына керә торган Музыка мәдәнияте музеена 5 ел тулу уңаеннан бәйрәм 24 октябрьдә үтәчәк.
4 майда 15 сәгатьтә “Татарстан - Бөек Ватан сугышы елларында” исемле күргәзмә ачыла. Анда сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәре батырлыгы күрсәтеләчәк.
Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач, музейда “Бүләк итү көннәре”нә нәтиҗәләр ясалды. Быел акция барышында 30 кеше музейга 300гә якын экспонат бүләк итте. Бүләкләр арасында агачтан ясалган “Кама” радиоласы, 1916 елга караган документ, XX гасырга караган француз сәгатьләре бар. Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова 1943 елда аның әнисе эшләгән балалар бакчасындагы балалар ясаган рәсемнәр альбомын бүләк итә. Иң кызыклы предметларны алып килгән казанлылар “Эксклюзив”, “Иң борынгы” һәм “Экспонат-легенда” номинацияләрендә җиңүчеләр дип табыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100