news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатыйх Акын фильмы Канн кинофестиваленең төп бүләгенә дәгъва белдерә

Фильм - жюри сайлап алган 18 эшнең берсе, дип хәбәр итә оештыру комитеты вәкиләре.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Төрек чыгышлы немец режиссеры Фатыйх Акын Aus dem Nıchts («Бледный») 70 нче Канн кинофестиваленең төп бүләгенә дәгъва белдерәчәк. Бу хакта Анадолу агентлыгы яза.

Фильм - жюри сайлап алган 18 эшнең берсе, дип хәбәр итә оештыру комитеты вәкилләре.

Сценарий авторы һәм режиссер Фатыйх Акын 2007 елда Канн кинофестиваленең “Иң яхшы сценарий авторы” категориясендә «На краю рая» фильмы өчен "Алтын пальма ботагы" алган.

2004 елда Берлин конфестивалендә «Головой об стену» фильмы өчен “Алтын аю”га ия булган.

Быел Канн кинофестиваленең баш жюрие 67 яшьлек испан режиссеры һәм сценарий авторы Педро Альмодовар булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot