Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәттаховлар гаиләсенең беренче призын Актаныш һәм Татар Ямалысы көрәшчеләре алды
Актанышта милли татар көрәшен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту максатыннан тагын бер матур көрәш турниры барлыкка килде. Энгель һәм Илнар Фәттаховлар гаиләсе призына «Батыр» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы узды. Актанышның 1нче һәм Татар Ямалысы мәктәпләренең көрәш командасы иң көчлеләр булып чыкты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Төп белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынны Татар Ямалысы мәктәбе, 2 урынны Богады мәктәбе, 3 урынны Яңа Әлем мәктәбе алды.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 1 урынга Актанышның 1нче мәктәбе, 2 урынга Пучы, 3 урынга Татар Суыксуы мәктәбе чыкты.
2006 елгы һәм аннан кечерәк яшь көрәшчеләр 12 үлчәмдә бил алышты. Призлы урынга чыгучыларга Фәттаховлар медальләр һәм дипломнар тапшырды. Шулай ук «Иң яшь көрәшче», «Җиңүгә омтылыш», «Иң матур алым күрсәтүче» номинацияләрендә дә егетләргә бүләкләр бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз