news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәттахов «Шәрык базары» турында: Киләчәктә ике гала-концерт оештыру ихтималы бар

Фәттахов «Шәрык базары» турында: Киләчәктә ике гала-концерт оештыру ихтималы бар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

20-27 октябрьдә Казанда «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале уза. Фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, катнашучылар күп булу сәбәпле, киләсе елда ике гала-концерт оештыру ихтималы бар.

«Фестивальгә ел дәвамында әзерләнәбез. Быел 40 милли мәдәният вәкиле катнаша. Киләсе елларда ике гала-концерт оештырырга туры килүе бар, чөнки бер концерт кысаларында 40 мәдәниятне күрсәтеп бетереп булмый. Гала концертта катнашырга теләүчеләр саны арта. Быел безнең масштаблар башка. Былтыр фестиваль кысаларында бер гала-концерт кына булса, быел 7 чара үткәрәбез», – дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бу фестивальнең милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгытуда роле зур булуын ассызыклады.

«Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында бик күп чаралар уза. Әлеге фестиваль бу ел кысаларында аерым урын алып тора. Бу фестивальнең әһәмияте хәзерге сәясәт вакытында аеруча зур. Ул төрки илләрне берләштерә торган зур вакыйга булып тора», – диде урынбасар.

Фестивальнең тантаналы ачылышы 20 ноябрьдә Казан Ратушасында була. Фестиваль кысаларында «Ялла» төркеменең Татарстан буенча беренче гастрольләре оештырыла: 21 октябрь – Түбән Кама, 22 октябрь – Әлмәт, 23 октябрь – Чаллы, 25 октябрь – Казан. 24 октябрь көнне Казанда Башкортстан республикасы көннәре узачак. 27 октябрьдә фестиваль гала-концерт белән тәмамлана. Гала концертның хедлайнерлары – «Ялла» төркеме, Эльбрус Джанмирзоев, Татарстанның атказанган артисты Иркә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100