Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Кәримнең «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла
19 февраль көнне сәгать 11:00 Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Фатих Кәримнең иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь дә, солдат та» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Чара шагыйрьне искә алу көненә багышланган. Б ухакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Күргәзмәдә шагыйрьнең пуля тишкән шинель һәм аяк киеме, алар 1945 нче елның февралендә һәлак булганнан соң, хезмәттәшләре тарафыннан Казанга посылка белән җибәрелгән булган, шигырьләр һәм язмалар тулы 17 дәфтәр, Фатих Кәримнең портреты, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, шагыйрьнең 1943 нче елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәре тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз