Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Кәриминең иске татар телендәге «Европага сәяхәт» әсәрен русчага тәрҗемә итәчәкләр
Мәскәү янындагы Переделкино язучылар шәһәрчегендә беренче тапкыр татарча тәрҗемә резиденциясе уза. Анда катнашучылар Фатих Кәриминең «Европага сәяхәт» дигән юл язмаларын иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәләр. Бу хакта Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә сөйләделәр, ул Переделкино иҗат йорты һәм «Россиядә мөселман дөньялары (Тарих һәм мәдәният)» магистр программасы белән беррәттән резиденцияне оештыручыларның берсе булып тора.
Беренче татар тәрҗемә резиденциясе тәрҗемәчеләрне, язучыларны һәм тикшеренүчеләрне берләштереп, ачык булмаган сюжет һәм текстларны ачып бирә торган китаплар төзергә тиеш.
- Фатих Гыйльман улы Кәрими — күренекле татар язучысы, нашир, журналист, җәмәгать эшлеклесе. «Фатих Кәрими басмаханәсе» идарәчесе. 1870 елның 30 мартында Бөгелмә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Миңлебай авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе җитәкчелегендә өйдә ала. Чистайның «Кәмәлия» мәдрәсәсендә, аннары ике еллык училищеда укый. 1892 елда Төркиягә (Истанбул) укуны дәвам итү өчен китә. Анда төрек һәм Европа телләрен өйрәнә. Фатих Кәриминең гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен белүе билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз