news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм урыны билгеләнгән

Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм урыны билгеләнгән
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны билгеләнгән. Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.

«Безнең зур бурычыбыз бар – Фатих Кәримнең һәйкәлен куясыбыз бар. Ел ахырында Казан башкарма комитеты белән берлектә аның урыны төгәл билгеләнде. Ул быел куелыр дип уйлыйм», - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу мәрәсимендә.

«Бүген республиканың иҗат әһелләре һәм барлык халкы өчен истәлекле көн. Быел без елның беренче мәдәни чарасында, мәрәсимендә катнашабыз дия алабыз. Шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган чаралар бүгенге көн белән генә чикләнмәс», диде ул.

Дамир Натфуллин Фатих Кәримнең тормыш юлы киләчәк буыннар өчен зур үрнәк булып калуына басым ясады. «Хәзер бу аеруча тирән мәгънәгә ия. Яшь буын аның иҗаты белән танышырга тиеш», – диде ул.

Күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең истәлек тактасы Казанда шагыйрь яшәгән йорт диварына Миславский урамы, 8 нче йорт адресы буенча куелган. Шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов әлеге йортка бәйле истәлекләр белән уртаклашты.

«Ул бу йортка 1942 елның 3 декабрендә кайта. Ул вакыт хатыны балалар бакчасында эшли торган була. Монда ул 3 атналап кына яшәп кала – 30 декабрьдә повестка алып фронтка китә. Гаиләсе биредә яшәп кала. Алар 1946-47 елларга кадәр биредә яшиләр», – дип сөйләде ул.

Чәчәкләр кую тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин искә алу чараларының Башкортстанда да, шагыйрь һәлак булган Калининград өлкәсендә дә үткәрелүен хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Фатих Кәрим иҗаты тагын да актуальгә әйләнде. Ул фронтовик шагыйрь. Аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән сүзләре бик актуаль», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал.

Ул һәйкәл проектын күрүен һәм аның бик матур булуын әйтте. «Анда Фатих Кәрим хәрби киемнән. Ул Яшьләр үзәге каршысына куелса әдәбиятыбыз өчен дә, халкыбыз өчен дә зур эш булыр иде. Ул Фатих Кәримгә генә түгел, барлык солдатларга зур һәйкәл булыр иде», – диде ул.

Чәчәкләр кую тантанасы Татарстан Республикасы Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына нигезләнеп шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100