news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Кәрим. Җиңү җыры

Без яшенле давыл кебек
Айкап киләбез.
Илгә бәхет, шатлык даулап,
Утка керәбез.

Кичәбез киң дәрьяларны,
Урман, тауларны.
Давыл кебек туздырабыз
Дошман яуларын.

Без ант иттек, куроклардан
Кулны алмабыз.
Бөтен дошман берләшсә дә,
Җиңми калмабыз.

Бу җиңүнең онтылмаслык
Данлы булуын
Иң матур җыр итеп җырлар
Киләчәк буын.



Фатих Кәрим (1909-1945) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязендәге (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Студент елларыннан иҗат итә башлый. Газета һәм журнал редакцияләрендә эшли. Армия хезмәтеннән кайткач, Татар китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлеген җитәкли. 1938 елда «советка каршы коткы таратучы» шикелле нахак гаепләр белән кулга алына. Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә – 1941 елның 1 декабрендә иреккә чыгарыла, ләкин үз теләге белән фронтка китәргә тиеш була. 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100