Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Әмирханның 140 еллыгы уңаеннан Камал театрында «Тигезсезләр» пьесасы куелачак
Быел татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә язучының «Тигезсезләр» пьесасы куелыр дип көтелә. Бу хакта Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
«Фатих Әмирханның ике пьесасы – «Яшьләр» белән «Тигезсезләр» революциягә кадәр генә сәхнәдә куела. Революциядән соң бу ике әсәр Камал театры сәхнәсенә бер тапкыр да менмәгән. Ни сәбәпле икәнен белмим. Шуны уйлап Камал театры Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасына тотынырга булды. Аны үзем куячакмын», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
- Бүген, 1 гыйнварда татар җәмәгатьчелеге Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Язучының рухына багышлап Коръән укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз