news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатих Әмирхан – татар дөньясы әйдаманы: Тукай әдәби музеенда әдипнең күргәзмәсе ачылды

Фатих Әмирхан – татар дөньясы әйдаманы: Тукай әдәби музеенда әдипнең күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә ике ай эшләячәк.

  • Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында Фатих Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала. Аеруча кадерле ядкярләр арасында әдипнең шәхси әйберләре – эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары, кулъязмалары һәм ачык хатлары бар. «Хәят» әсәренең беренче һәм озак еллар сакланмаган дип уйланылган икенче өлешенең кулъязмалары тәүге тапкыр тулысынча күрсәтелде.

«Фатих Әмирхан татар әдәбияты, татар журналистикасы һәм, гомумән, татар дөньясына зур тәэсир ясаган олы шәхесебез. Әлеге күргәзмәдә без Фатих Әмирханны язучы, журналист, шәхес буларак, бөек шагыйребез Тукайның иң якын дусты буларак та ачарга омтылдык. Мәктәп укучылары өчен әлеге күргәзмә кысаларында аерым музей чаралары оештырырга планлаштырабыз. Алар өчен уеннар да, экспонатлар турында яңа мәгълүматлар тәкъдим иткән квизлар да әзерләдек. Шулай ук лекцияләр дә планлаштырыла», – диде күргәзмә ачылышында Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, Фатих Әмирханның тагын бер күргәзмәсе 30 гыйнварда ачыла. «Анда инде балалар сәнгать мәктәбенең эшләре тәкъдим ителәчәк. Без балаларга Фатих Әмирхан әсәрләрен укып, шулар буенча иллюстрация ясагыз, дип тәкъдим иттек. Фатих Әмирхан дигәч, нишләптер уйланып калдылар. Һәм менә бу уйланулы эш чыннан да нәтиҗәле булган, аларның эшләре сокландыргыч», – диде музей мөдире.

Татарстан Республикасы Милли музее директорының беренче урынбасары Өмидә Гапарова күргәзмә ачылуны татар дөньясы өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Әдәби музей хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәсе килә. Сез аның мирасын кадерләп саклыйсыз, төрле чаралар оештырасыз, экскурсияләр, лекцияләр, конференцияләрдә катнашасыз», – дип билгеләп үтте ул.

«Фатих Әмирхан – гаҗәеп язмышка ия һәм гаҗәеп холык-фигыльгә ия шәхестер. Аның әтисе, бабасы, бабасының бабасы, әнисе – татар дөньясына, татар мәдрәсәләре, мәктәпләре өчен дәреслекләр, китаплар, уку китаплары эшләгән интеллектуаллар, акыл ияләре, каләм ияләре буларак билгеле булалар. Әлбәттә, шундый нәселдән-нәселгә килгән талант, сәләт — ул Фатих Әмирханга шул аваз салган кышкы көндә үк аңа инде бирелгән, аңа геннар белән бирелгәндер. Үскәндә үк акыл иясе булуы, аның үскәндә үк гаҗәеп дөньяга үзенчәлекле карашлы кеше булуы күренә. Әмма аның холкындагы үзсүзлелеге – шушы сыйфат та аның чын мәгънәсендә татар дөньясының әйдаманы булып җитүенә ярдәм иткәндер», – диде филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Дания Заһидуллина.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, Фатих Әмирхан биш-алты өлкәдә гаҗәеп зур эш калдырган һәм аның кыйммәте бүген дә югалмаган. «Ул әдип буларак яңа башлангычларга нигез салган. Журналист, мәгърифәтче һәм публицист буларак ул хезмәт иткән «Әл-Ислах», «Ялт-йолт» журналлары бүгенге көндә дә сокланып укыла. Фатих Әмирханның иҗаты турында сөйләгәндә: прозада, драматургиядә, әдәби тәнкыйть, публицистика — менә бу өлкәдә ул XX йөз башыннан үзе вафатына кадәр, ягъни 1930 еллардагы әдәбиятыбызда яңа башлангычлар, яңа тенденцияләр үзәгендә тора», – диде ул.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Фатих Әмирханның тел стиленә аерым игътибар итте. Аның фикеренчә, язучының «Хәят» повесте һәм башка әсәрләре – татар теленең нәфислеген һәм матурлыгын күрсәтә торган югары үрнәкләр. Галим Фатих Әмирханның сурәтләү чараларын, чагыштыруларын гаҗәп дәрәҗәдә бай дип бәяләде. «Хәят» турында сөйләгәндә, ул әсәрдәге табигать белән кеше матурлыгының үзара үрелеп баруын, кояшның да Хәятның гүзәллегеннән көнләшеп януын билгеләп үтте.

«Совет хакимияте елларында (1920-1930 елларда) Фатих Әмирханга караш бик тә начар булган. Галим Ибраһим ага Нуруллинның: «Безнең ул чорда Фатих Әмирханнан да күбрәк кыйналган кеше юк», – дип әйткәне бар. Хәзер инде, шөкер, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты зур эш башкарды. Ул – алты томлык академик басманың чыгуы, Фатих Әмирханны тулы итеп тәкъдим итәргә нигез бирә. Моны безнең борылыш вакыты дип әйтергә була», – диде КФУ профессоры, диктор, әдәбият галиме Фоат Галимуллин.

Алга таба кунаклар өчен күргәзмә буйлап экскурсия оештырылды. «Кулъязмалар шактый күп. Алар татар әдәбиятына тәэсир итәрлек көчкә ия. Мәсәлән, «Хәят» әсәренең беренче һәм озак еллар югалган дип саналган икенче бүлегеннән кулъязмалары. Музей фондларында алар барлыгы 22 дәфтәр. Аларның тышлыклары да безне үзенә тарта. Мәсәлән, 22 дәфтәрнең икесенә Габдулла Тукай фотосурәте төшерелгән. Фатих Әмирханга җибәрелгән открыткалар, ул язган ачык хатлар (мәсәлән, Раштуа бәйрәме белән котлап язган). Әдипкә хәтта кызлар да битараф булмаган – Фатих Әмирханга атап язылган ачык хатларны да үзебезнең күргәзмәгә куйдык», – дип таныштырды Гүзәл Төхвәтова.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
news_right_1
news_right_2
news_bot