news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатирындагы янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгән һәм табиблардан качкан

Богатырев урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Күп катлы йорттагы янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгән һәм ашыгыч ярдәм табиблары яныннан качып киткән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 101нче янгын сагы номерына Богатырев урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Икенче каттагы фатирларның берсе янган, янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр дүрт кешене битлек ярдәмендә саф һавага алып чыккан, шулай ук янган фатирның хуҗасын коткарганнар.

Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, әмма ул аңына килү белән ярдәм күрсәтү урыныннан кача. Табиблар аның исерек булуын хәбәр итә. Ир-атның шәхесе әлегә билгеләнмәгән.

Тиздән янгын сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100