news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауның иң төп сәбәбе – газ хезмәте белгече

“Россиядә газга бәйле күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу юлы булмау сәбәпле чыга”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.

Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауның иң төп сәбәбе – газ хезмәте белгече
Султан Исхаков

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Газ куллана торган биналарда теркәлгән күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу каналлары булмау сәбәпле килеп чыга. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Газ куллану җайланмаларын куркынычсыз куллану турында сөйләгәндә, халыкның һәм идарәче компанияләрнең аерым игътибарын бинадан янган продуктларны чыгару системасына юнәлтәсе килә. Ягъни сүз төтен чыгу юллары турында бара”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы Дмитрий Орлович.

Башлык Россия буенча газ фаҗигаләренә китергән сәбәпләрне атады.

“Газ җайланмаларының кулланылыштан чыгуы барлык проблеманың 2 процентын алып тора. Газ-һава катнашмасы шартлау – 15 процент, газ баллоны шартлау – 1процент, суицид – 1 процент, биналарга үзбелдекле газ тоташтыру – 11 процент, төтен чыгу юлы булмау аркасында килеп чыккан фаҗигалар 70 процентны алып тора”, - диде Орлович.

Башлык шулай ук Магнитогорскида фаҗига килеп чыкканнан соң, Яңа ел яллары булуга карамастан, тикшерүләр үткәрелүен әйтеп узды.

“Без моңа кадәр керә алмаган йорт һәм фатирларга кердек. Ул үз нәтиҗәләрен бирде, күңелсез хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итте”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot