Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фатирда тәмәке тарту аркасында, Яшел Үзәндә биш катлы йортта янгын чыккан
Төтен баскан фатирдан 36 яшьлек ир-атны коткарганнар, йорттагы 10 кеше үзләре өйдән чыккан.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат фатирда тәмәке тарту аркасында, биш катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 23.29 сәгатьтә Энгельс урамындагы 11 нче номерлы йортта янгын турында 101 номерына хәбәр иткәннәр.
Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, биш катлы йортның өченче катындагы фатирда диван януын ачыклый.
Коткаручылар килгәнче үк, йорттан ун кеше үзләре чыга. Төтен баскан фатирдан 36 яшьлек ир-атны коткаралар.
Янгын 0,5 кв. м. мәйданда була. Якынча ачыкланганча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында башланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз