Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатирда эт өрүе аркасында аның хуҗасын җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр
Әгәр күршеләрнең эте өрүе төнге вакытта комачауласа, аның хуҗасын РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.4 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартырга мөмкин. Мондый хокук бозу өчен штраф 500 сумнан 1000 сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский сөйләде.
Шул ук вакытта, көндезге вакытта эт өрүгә рәсми тыю юк, ләкин ул ачыктан-ачык яшәүчеләргә комачауласа, участок вәкиленә, идарәче компаниягә яки Роспотребнадзорга шикаять итәргә мөмкин.
«Мин үзем, әлбәттә, участок вәкиленнән башлар идем, аңа гариза язар идем. Ул ниндидер чаралар күрергә тиеш. Беркем дә җаваплылыкка тартылмаса да, ул эт хуҗаларын әңгәмәгә чакыра ала. Хәтта әңгәмәнең үзе дә яхшы профилактик тәэсир итә», – дип киңәш бирде белгеч.
Аграновский, Татарстанны да кертеп, һәр төбәктә төзелеш яки йөк төяү эшләрендәге тавыш өчен төнге вакыттагы җәзаны кырысландыручы өстәмә маддәләр бар, дип өстәде. Ләкин эт өрүе минималь санкцияләргә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз