Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатир сатучылар Нурлатта кимегән, ә сатып алучылар арткан
Сәбәп - валюта сикерешендә
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Нурлатлыларның күбесенә доллар белән еш эш итәргә туры килмәгәнлектән, байтагы кара көнгә “запас”ны банкларда яки өйдә сумнарда саклый. Тик долларның соңгы берничә айдагы сикереше шулкадәр тиз бара ки, бу очракта банкларның проценты гына сумны саклап калачак дип ышанырга юк. Акчалар белән нишләргә?
“Доллар сумга карата кыйммәтләнә башлагач, моңа кадәр күчемсез милекләрен сатуга куйган кешеләрнең күбесе сатуны туктаттылар. Фатир, йортларын ашыгыч төстә сатучылар гына калды дияргә була. Аның каравы, сатып алучылар артты. Хәзер Нурлатның күчемсез милек базарында сорау зур, ә тәкъдим азайды”, - дип җирле күчемсез милек агенты Галина Казакова сүзләрен китерә районның “Дуслык” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз