news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатир һәм җир кишәрлеге хуҗалары салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш

Җир һәм күчемсез милек хуҗалары узган ел өчен салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының мөлкәт мәсьәләләре, җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы, Россия Банкының милли финанс советы әгъзасы Сергей Гаврилов искәртте, дип яза РИА Новости.

Җир кишәрлекләре, фатир, йорт, дача, гараж һәм машина урыны өчен түләүләр турында сүз бара. Аның сүзләренчә, Федераль салым хезмәте хәбәрләре салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларына, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталына һәм «Налоги ФЛ» кушымтасына килгән инде. Аерым очракларда документлар элеккечә почта аша килә, тик төп канал – электрон вариант.

Депутат аңлатканча, салымнар узган календарь елы өчен билгеләнә. Күпчелек кеше өчен бердәм срок – 1 декабрь, әгәр дата ялга яки бәйрәм көненә туры килә икән, ул автомат рәвештә якындагы эш көненә күчерелә.

Җир салымы кишәрлекнең кадастр бәясе һәм җирле хакимиятләр билгеләгән ставкалар нигезендә санала. Димәк, җир кишәрлеге төрле муниципалитетларга караса, бер үк төрле мәйданда булса да, суммалар төрле була.

news_right_1
news_right_2
news_bot