news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатир арендалаучыларга түләгән салымнарын кире кайтарырга мөмкиннәр

Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалау өчен салым чигерүе күздә тоткан канун проекты әзерләде. Бу хакта идарә тармагы башлыгы урынбасары Никита Стасишинга сылтама ясап «Российская газета» яза.

Бу – бинаны 11 айдан да артык вакытка арендага алучыларга кагыла, дип ачыклык кертә министр урынбасары. Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot