Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный
Дәүләт Думасы депутаты сүзләренчә, халык яңалыкларны идеология булмау сәбәпле укымый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин татар матбугатында кызыксындыру җитми дип саный. Аның сүзләренчә, халык яңалыкларны идеология булмау сәбәпле укымый. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында әйтте.
“Татар матбугатында кызыксындыру җитми, хезмәт хакы түләү. Язучының да хезмәт хакы яхшы булырга тиеш бит инде. Элек журналистлар бөтенләй хәерче түгел иде хәзерге шикелле. Хәзер дә хәерче түгел инде... Пропаганда җитми, идеология юк бит”, - диде ул.
Фатих Сибагатуллин бер мисал китерде. “Бер кызык әйбер газетада язылган. Фоат абый Галимуллинның хатыны белән тора башлаганына илле ел икән. Һәм язылган - беренче никах дөрес, калган никахлар уен гына дип. Ник, алайса, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сигез никахы уенмыни? Шуңа да башлары эшләми бит. Ә никах үзе нәрсә? Нәрсә ул никах? Нәрсәне аңлата ул? Ятып йокладың - гаилә инде ул. Бездә никахны мулла укый, гарәптә кем укый? Теләсә кем укый гарәптә. Ә мәгънәсе нәрсәдә, нәрсәгә кирәк? Диннең кагыйдәсе түгел ул. Моның бит аңлатмасы булырга тиеш. Анда кирәк ике шаһит, теләсә кайсы гарәп укый ала. Ике шаһит нәрсәгә? Мин бу хатынны фәлән сумга сатып алам дип әйтәләр – мәһәр. Һәм бу ир алдамасын өчен, мәһәрне бирсен өчен ике шаһит карап тора - аның бөтен мәгънәсе шунда”, - диде ул.
Дәүләт Думасы депутаты газеталар кирәкле, тиешле яңалык, татарча юнәлеш белән булсын, дип әйтте. “Бөтен кешедә дә айпад юк, телефон да бөтен кешедә дә юк, мин телефоннан карыйм һәм нәрсә булганын беләм, ә гәзитне авылда укыйлар. Ә инде элеккеге дәрәҗәдә укысыннар өчен идеология кирәк. Акчага әйләндереп калдырдык бит - бер төрле сафлык та, башкасы да калмады”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз