Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Сибагатуллин ни өчен Нурлатта татар мәктәбе ачмаганын аңлатты
"Чиста татар мәктәбен мин бүген мәҗбүри кирәк, дип уйламыйм", - диде Фатих Сибагатуллин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Дәүләт Думасы депутаты, күпсанлы китаплар авторы Фатих Сибагатуллин ни өчен Нурлатта татар мәктәбе ачмаганын аңлатты. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән интервьюсында әйтте.
“Саф татар мәктәбе-интернат мәктәп формасында ясарга мөмкин, әйтик, Арчада - берәү, Чистайда - берәү. Чиста татар мәктәбен мин бүген мәҗбүри кирәк, дип уйламыйм”, - диде Дәүләт Думасы депутаты “Татар-информ”га биргән интервьюсында.
Фатих Сибагатуллин Нурлатта эшләгәндә татар мәктәбен ачып карауларын, әмма соңыннан килеп чыккан кызык очрак нәтиҗәсендә мәктәпне ачмауларын әйтте. “Нурлатта халык җыелып килде. Мин фамилияләрен дә әйтә алам, анда танылган фамилияләр дә бар. "Сез нишлисез, сез бит наданнар мәктәбе ачасыз!” - диделәр алар. Татар мәктәбенә бит “өч”легә укыган, “әйдә, ярар”га укыган укучылар керәчәк. Ә яхшы укып, югарырак китүчеләр, һичшиксез, русча укыячак, диделәр. Һәм шулай булып чыкты да – без аны маташтырып карадык. Татар мәктәбе ачып карадык. Әмма аннары икенче кызык әйбер килеп чыкты. Анда унсигез милләт вәкиле яши. Татар мәктәбендә татарлар гына була бит аннары. Ә нишләп минем малай андагы рус, чуваш, яһүди белән дә аралашып укымаска тиеш? Ул мәсьәләне болай гына карап булмый аны”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз