news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Сибагатуллин: Ирек Фәйзуллин Россиядә яңа үзгәрешләр кертеп җибәрәчәк

Дәүләт Думасы депутаты республиканың төзелеш министрын РФ хөкүмәтенә алуга карата фикерен белдерде.

Фатих Сибагатуллин: Ирек Фәйзуллин Россиядә яңа үзгәрешләр кертеп җибәрәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Дамир Садриев). РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләгән Ирек Фәйзуллин, яңа вазифага билгеләнгәч, республикадагы тәҗрибәсенә таянып, Россия масштабында яңа үзгәрешләр кертеп җибәрәчәк дигән фикердә.

Россия премьер-министры Михаил Мишустин Ирек Фәйзуллинны төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп билгеләде.

«Татарстандагы яңалыкларны кертсәләр, шул да җитә. Төзү буенча без гел алда идек, бик күп эшләр башкарылды. Биш елда дүрт завод төзелде Татарстанда. Ул бит төзелеш министрлыгыннан башка була алмый. Ирек Фәйзуллин Россиядә яңа казанышлар кертеп җибәрәчәк», — диде ул.

Фатих Сибагатуллин Ирек Фәйзуллинның эшчәнлеген бик югары бәяләде.

«Мин моңа бик шат. Ирек Фәйзуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры буларак, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Мин аның турында гел мактау гына сөйли алам. Киләчәк өчен дә эшли торган, бүген өчен дә эшли торган министрлыкны җитәкләде инде ул», — диде Фатих Сибагатуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100