Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге урын алган беренче китап нәшер ителгән
Редакция мөдире повестьның икенче кисәге турында күпләрнең ишеткәне булмаганны әйтте.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең икенче кисәге кергән беренче китап нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать, фәнни-популяр редакциясе мөдире Венера Камалиева әйтте.
«Фатих Әмирхан иҗаты тупланган яңа китапның үзенчәлеге бар. Укучыларга беренче тапкыр „Хәят“ әсәренең икенче кисәге тәкъдим ителде. Әсәрне институтта узган конференциядә катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Без әсәрне бүгенге көн таләпләренә туры китереп бастырдык», — ди Венера Камалиева.
Редакция мөдире повестьның икенче кисәге турында күпләрнең ишеткәне булмаганны әйтте.
Венера Камалиева китапта укучылар яратып укый торган башка әсәрләрнең дә булуын әйтте. «Китапка кереш мәкаләне филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйлаҗев язды. Мәкаләдә китаптагы һәр әсәргә җентекләп анализ ясалган», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз