news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Әмирхан, татарларның эчүчелеккә бирелүенә әрнеп, Лев Толстойга хат язган булган

Әлеге хатта автор Толстойга милләт исеменнән мөрәҗәгать итә.

Фатих Әмирхан, татарларның эчүчелеккә бирелүенә әрнеп, Лев Толстойга хат язган булган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ләйсән Ихсанова татар язучысы Фатих Әмирханның XX гасыр башы публицистик мирасында иҗтимагый һәм милли проблемаларын өйрәнгән. Ул әдипнең, татар халкының эчүчелеккә бирелүенә борчылып, Лев Толстойга хат язганын ачыклаган.

«Эчүчелек чиренең татар халкы арасына керә баруына әрнүен белдереп, рус әдәбияты язучысы Лев Толстойга 1910 елда хат яза. Әлеге хатта автор Толстойга милләт исеменнән мөрәҗәгать итә. Исламның татар халкына ясаган уңай йогынтысыннан берсе — халыкның аек булуы. Язмада әле берничә ел элек кенә татар халкы арасындагы исерекләрнең сирәк һәм ят күренеш булуы искәртелә», — диде ул «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

Аның әйтүенчә, Фатих Әмирхан татар халкының рухи сафлыгы, югары әхлагы өчен көрәшә. «Ул яшь буынны халыкның уңай традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләүгә өлеш кертү омтылышы белән татар халкында башка халыклар йогынтысында туа башлаган ямьсез гадәтләргә, күренешләргә ихластан борчыла. Бу бүгенге көндә дә иҗтимагый актуаль проблема булып тора», — ди студент.

«Менә хәзер ун ел инде без Европа цивилизациясенә йөз тотып яшибез, ун ел бер урында таптанабыз. Культура казанышларына җитешлек бик аз, аның каравы, исереклек һәм бозыклык безнең арабызда көннән-көн арта бара. Шунлыктан бер ун-унбиш елдан соң бу тулаем аек халык урынына череп таркалучы, үлеп баручы исерек массаның калкып чыгуы бер дә гаҗәп түгел», — дип яза Фатих Әмирхан хатында.

«Фатих Әмирхан һәр татар зыялысының, иҗтимагый хезмәткәр буларак, илнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашучы булырга тиешлеген искәртә. Әмирхан үзенең ХХ гасыр башына караган публицистик язмаларында төрле мәсьәләләргә игътибар итә һәм алар милли идеал яктылыгында шәрехләнә», — дип аңлатты ул.

Гыйльми чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы оештырды. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конференциядә Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), Башкортстан, Татарстанның яшь галимнәре белән беррәттән, республиканың 8-11 класс укучылары да чыгыш ясады.

Конференция галим, мөгаллим, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100