news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Котлу Төркиядә Аяз Гыйләҗев китаплары меңнәрчә тираж белән сатылуын әйтте

Язучы иҗаты буенча төрек галимнәренең мәкаләләре “Безнең мирас”, “Казан утлары” журналында басылачак.

Фатих Котлу Төркиядә Аяз Гыйләҗев китаплары меңнәрчә тираж белән сатылуын әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Фатих Котлу күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең китаплары Төркиядә берничә мең тираж белән сатылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Төркиядә Аяз Гыйләҗевнең китаплары берничә мең тираж белән басылып чыкты. Гадәттә беренче басманы бер мең тираж белән чыгаралар. Соңыннан китапка ихтыяҗ туса, тиражны мең-мең ярымга арттыралар. “Өч аршын җир” повесте генә дә берничә китап нәшриятында басылды һәм биш басманы тәшкил итте”, - диде Фатих Котлу.

Язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева сүзләренчә, Аяз Гыйләҗевнең китаплары бүгенге көндә Төркиядә бик популяр. Аның әсәрләрен төрекләр бик яратып укый. Фатих Котлуның Аяз Гыйләҗев буенча китаплары сатуга чыга бара, аны шунда ук халык сатып алып бетерә. Нәкъ менә Фатих Котлу тәрҗемәләре аша төрекләр Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен якын итте.

Язучы иҗаты буенча төрек галимнәренең мәкаләләре “Безнең мирас”, “Казан утлары” журналында басылачак.

  • Күренекле язучының “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән”, “Язгы кәрваннар”, “Яра” повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100