Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фатих Котдусов: “Ике дәүләт телен дә белер вакыты җитте”
Фатих Котдусов: “Ике дәүләт телен дә белер вакыты җитте”
(Түбән Кама, 26 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф даими комитетының күчмә утырышы узды. Утырыш Түбән Кама муниципаль районында “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы Татарстан Республикасы законын һәм “2004-2013 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республика дәүләт программасы”н тормышка ашыруга багышланган иде.
Утырышта комитет рәисе Разил Вәлиев һәм комитет депутатлары, ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телен үстерү бүлеге җитәкчесе Рамил Төхфәтуллин, әлеге бүлекнең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева, Түбән Кама шәһәре башлыгы һәм муниципаль районы башлыгы урынбасары, телләрне үстерү буенча ведомствоара комиссия рәисе Фатих Котдусов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, мәдәният һәм финанс министрлыклары вәкилләре катнашты.
Разил Вәлиев, утырышыны ачып җибәреп, Татарстанда ике теллелек мәсьәләсенең күптәннән күтәрелеп килгәнлеген хәбәр итте. “Без халыкның гасырлар буе тупланып килгән теләкләрен законлаштырдык. Без бүген ни өчен Түбән Камага килдек – чөнки ул Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының микромоделе”, - диде. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, бу районда телләрне саклау, өйрәнү, үстерү өлкәсендә күп эшләр алып барыла. Телләрне үстерү буенча ведомствоара комиссия рәисе Фатих Котдусов хәбәр үткәнчә, Түбән Камада бу өлкәдә билгеле бер планда тәҗрибә тупланган. Аның белән башка районнар белән дә уртаклашырга мөмкин. Ул татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгенлеген билгеләп үтте үз чыгышында. Түбән Камада ТР законын тормышка ашыру буенча төбәк программасы эшләнгән, махсус комиссия төзелгән. Әлеге программада мөһим урынны Түбән Кама район хакимиятендә иҗтимагый элемтәләр һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек оештыру алып тора. Фатих Котдусов хәбәр иткәнчә, әлеге программа системалы рәвештә эшли. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ана теле өйрәтү мәсьәләсе яхшы куелган. Әмма ата-аналарның фикерләре төрле. Аның фикеренчә, татар телен саклап калуда гаилә зур роль уйный. “Бүген муниципаль хезмәткәрләреннән алып дәүләт хезмәтендә эшләүчеләргә кадәр ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен белү вакыты җитте”, - ди ул. Фатих Котдусов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының икътисад һәм финанс министрлыклары бюджетны формалаштырганда җирле бюджетларга муниципаль программаларны тормышка ашыру өчен акча салырга тиешлеген ассызыклап үтте. Ике телне дә яхшы белгән һәм аны үз эшчәнлекләрендә файдаланган белгечләргә 15 процент күләмендә өстәмә акча түләү дә сорала. Телләр сәясәте дәүләт тарафыннан эшләнергә тиеш диде ул. Аның фикеренчә, телләр сәясәте җыр һәм биюгә корылган үзешчән сәнгатькә генә кайтып калырга тиеш түгел.
ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телен үстерү бүлегенең баш киңәшчесе Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, телләр сәясәтен тормышка ашыру дәүләт органнары бурычы булып кала. Татар һәм рус телләрен үз эшчәнлекләрендә файдаланган хезмәткәрләргә 15 процент өстәмә акча түләү мәсьәләсенә җавап биреп, ул мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә түләүгә финанс чыганаклары булуын, ә башка өлкәдә эшләүчеләргә финанс чыганаклары каралмавын билгеләп үтте. Киләсе елда июль аеннан “Хезмәткә түләүнең тармак системасы турында”гы закон гамәлгә керәчәк. Анда бу 15 процентлы өстәмә түләү җайга салыначак дип көтелә. Ә дәүләт хезмәткәрләрене ике дәүләт телен дә белергә тиешлеге турындагы сорауларга җавап биреп, Фирая Шәйхиева ел дәвамында министрлык һәм ведомстволарда эшләүче меңләгән белгечнең татар телен өйрәнүн билгеләп үтте. Татар теленең мәгълүмати технологияләргә үтеп керүенә тукталып, Татарстан Республикасының “Электрон хөкүмәте”н төзү турында хәбәр итте. “Татар телненең язмышы дәүләт кулында түгел. Ул һәркемнең йөрәгендә, күңелендә”, - диде ул.
Депутат Индус Таһиров татар телен саклау, үстерүнең нәкъ менә гаиләдә салынуын билгеләп үтте. “Аллаһ Тәгалә балаларга туган телне туганда ук бирә, ананың бурычы – аны ачу. Гаиләдә алган тел мул җимеш бирә”, - диде. Аның фикеренчә, Түбән Камада яшәүчеләр татар телен аралашу теленә әйләндергән.
Депутат Туфан Миңнуллин билгеләп үткәнчә, татар теленең язмышы – куркыныч астында. “Бүген бер телне кимсетеп, икенчесе бөек тел дигән нәрсә уйлап табылды. Кеше күңелендә моңа карата ризасызлык туа һәм ул низаглар да китереп чыгарырга мөмкин”, - диде. Ул Россия белән Татарстан арасында төзелгән шартнамәдә Татарстан Президентының татар телен белергә тиешлеген әйтеп, дәүләт түрәләренең дә татар телен белергә тиешлеген билгеләп үтте.
Комитет рәисе Разил Вәлиев исә: “Бүген күтәрелгән мәсьәләр бөтен Россиягә хас. Бөтен җирдә күтәрелеп бу хакта сөйләшәләр, чөнки халыкның үзаңы үсә бара”, - диде. Ул Татарстан Республикасында милли сәясәт концепциясе эшләнүен, аны тормышка ашыру өчен программа эшләнәчәген хәбәр итте. Татар телендә белеп алучы кешеләрнең тормышта үз урыннарын табуына басым ясады.
Бүгенге утырышта катнашучылар Түбән Кама шәһәрендә һәм муниципаль районнында милли телләрне һәм мәдәниятне саклау, үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барылуын билгеләп үтте. Шулай да алар Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль рйоныны җитәкчелегенә дәүләт телләрен тормышның бар өлкәләренә дә кертү эшен дәвам итәргә киңәш бирде. Бүгенге утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Президиумына агымдагы елның декабрь аенда парламент сессиясе утырышы көн тәртибенә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә “ТР республикасы халыклары телләре турында”гы законны һәм программаны тормышка ашыру турындагы хисапны тыңлау хакындагы мәсьәләне кертергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз