news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Кәримнең кызы әтисенең бер китап язарлык хатларын туплаган

Ләйлә Кәримова әтисенең хатларын укыган саен үзенә яңалык ача баруын әйтте.

Фатих Кәримнең кызы әтисенең бер китап язарлык хатларын туплаган
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең хатлары бер китап язарлык булуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында сөйләде.

“Ает авылына беренче тапкыр 1967 елда кайтканда әнием дә исән иде әле. Ул әтинең музеен булдыру турында хыялланды. Әти сигез ел өйдә булмады, шуңа карамастан, әни аның барлык әйберен дә кадерләп саклый иде. Әтинең үлеменнән соң ул утырып хатирәләрен яза, әтинең хатларын күчерә иде. Әти хатсыз тора алмады. Мин аларны саклыйм, ул бер китап язарлык җыелды”, - диде ул.

Ләйлә Кәримова Фатих Кәримне беренче тапкыр дүрт яшендә күргәнен әйтте. “Ул 1941 елның декабрендә тулысынча азат ителгәч кайтты һәм берничә көннән фронтка китте. Мин хәтерләмим, әмма барысын да беләм. Әнием Кадрия безнең турыда аңа хатларында яза иде, аларның язышу тарихы ул – үзе бер гомер. Яңадан укыган саен үземә ниндидер яңалык ача барам”, - диде шагыйрь кызы.

Ләйлә ханым татар язучылары һәм шагыйрьләре Мостай Кәрим, Илдар Юзеев, Әмирхан Еники, Рафаэль Сафин, Таһир Ахунҗановлар исән вакытта, иҗат кичәләренә Ает авылына кунак булып килгәннәрен искә алды. Шул вакыттан ул Ает авылына һәм Калининградка еш бара.

Ләйлә Кәримова Фатих Кәримне Калиниградта кадерләүләре турында билгеләп узды. “Ул үлгән урында 37, 8 метрлы истәлек ташы тора. Даими “Фатих Кәрим укулары”н һ.б. конкурслар үткәрәләр”, - диде ул.

“Ада апам күптән бу дөньяда юк, үземә 82 яшь. Ирем 1984 елда вафат булды, Артем улым бар. Әтинең туганнары әнине гел ярата иде, әти Ает авылында туган, Берек-Алга авылында яшәгән, туганнарыбыз да шунда. Апамның Оскар исемле улы бар. Ул Эчке эшләр министрлыгы клиникасында отоларинголог булып эшли. Үзем электрон-исәпләү машиналары заводында 30 ел эшләдем”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100