news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы язылуга 75 ел

"Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы язылган госпиталь Казанның 36 нчы гимназия бинасында урнашкан булган.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның 36 нчы гимназиясендә шагыйрьнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы язылуга 75 еллык уңаеннан каһарман шагыйрь Фатих Кәримне искә алу чарасы башланып китте. “Әлеге мәктәп бинасында элек госпиталь урнашкан булган. Поэма шушы госпиталь турында”, – дип хәбәр итте журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.

“Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!” – дип башлана поэма. Аны Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Әзәл Яһүдин башкаруында өлкән буын яхшы хәтерли.

Очрашуга Фатих Кәрим иҗаты буенча “Күзләреңне үбеп...” пьесасын язган Татарстанның халык язучысы Ренат Харис, әдәбиятчы Фоат Галимуллин, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова һәм Фатих Кәримнең авылдашы Римзил Вәлиев килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100