news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фатиһ Кутлу: Әмирхан Еникинең әсәрләрен тәрҗемә иткәндә күзләремә яшь килде

«Шулкадәр тәэсирләндем ки, хәтта Әмирхан ага төшемә дә керде», — диде төрек тәрҗемәчесе.

Фатиһ Кутлу: Әмирхан Еникинең әсәрләрен тәрҗемә иткәндә күзләремә яшь килде
Абдул Фархан

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткәндә тәэсирләнүе турында сөйләде.

«Төркиядән кунаклар килгәндә мине тәрҗемәче итеп чакыралар иде, шуңа да „Әйтелмәгән васыять“ әсәрен ана телем — төрекчәгә тәрҗемә иткәндә җиңел булыр дип уйладым. Тәрҗемә эшенә керешкәч, авыр булды. Әсәрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнгәндә күзләремә яшь килде, шулкадәр тәэсирләндем ки, хәтта Әмирхан ага төшемә дә керде. Күңелләр тулып тәрҗемә итәргә насыйп булды», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot