Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ФАСТТРЕК.РФ порталы аша Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр дәүләт ярдәме алган
Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары күрелә.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда 4,5 мең эшмәкәр ФАСТТРЕК платформасыннан файдалаган. Ул эшмәкәрләргә финанс һәм башка төр хезмәтләрне «бер тәрәзә аша» форматында тәкъдим итү өчен 2019 елда ачылган иде.
Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Илкүләм проект буенча, үткән ел республикада 28 меңнән артык эшмәкәргә мәгълүмати-консультацион хезмәт күрсәтелгән. Мәсәлән, «Минем бизнес» форумы 12 меңнән артык кешене җыйган.
Шулай ук Татарстанда сәнәгать инфраструктурасы объектлары 100гә җиткән. Республикада 80 сәнәгать мәйданчыгы һәм 20 сәнәгать паркында 1,4 меңнән артык компания эшчәнлек алып бара, аларда 30 мең эш урыны булдырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз