Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фастфудлы ут капкан “ГАЗель” Меңьеллык мәйданында мобиль телефон камерасына эләккән
Ларек-машина төнлә Казан үзәгендәге машина кую урынында яна башлаган.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Меңьеллык мәйданында яна башлаган “ГАЗель” мобиль телефон камерасына эләккән. Һәлакәт урыныннан беренче видеоязмаларны шаһитлар социаль челтәр битләрендә урнаштырган.
Кичә кич бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Меңьеллык мәйданында азык-төлек булган ларек-машина яну хәбәре алынган.
Янгын сүндерүчеләр алты минут эчендә янгынны тулаем туктаткан. Янгын мәйданы өч квадрат метрны тәшкил иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз