news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Fashion ифтарда Татарстан брендларына өстенлек бирелә

«Ислам модасының потенциалы зур», - диде Гөлнара Михеева.

Быел Казанда 23 апрельдә узачак Fashion ифтарда Татарстан брендларына өстенлек биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Modest Fashion белгече Гөлнара Михеева әйтте.

«Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, бу ифтарда Татарстан брендларына басым ясыйбыз. IRKE бренды һәм тагын җиде бренд катнашуы ниятләнә», - диде ул.

Гөлнара Михеева алдагы мода күрсәтмәләрендә Мәскәү, Европа, Дагыстан, Чечнядан брендлар катнашканын искәртте.

«Ислам модасының потенциалы зур. Мөселман киемнәрен сатып алу 2021 елда дөнья әйләнешенең 37 процентын биләп тора. Әхлаклы мода юнәлешендә эшләүчеләргә үзен күрсәтү мөмкинлеген бирәбез. Без дөньяви брендларга да мөслимәләргә туры китереп коллекцияләр эшләү мөмкинлеге тудырабыз», - дип әйтте Михеева.

Ифтарга килүчеләр, шулай ук, татар милли бизәкләре белән тегелгән никах күлмәкләрен дә күрә алачак. Алга таба Татарстан бренды астында өс киемнәрен дә тәкъдим итү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot