Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Fashion ифтарда бер мең хатын-кыз авыз ачты һәм шуларның берсе гомрәгә юллама отты
Иң актив волонтер Согуд Гарәбстанына бара алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Fashion ифтарда гомрәгә юллама уйнатылды.
Ak Bars Retro Cars мәйданчыгында оештырылган Fashion ифтарда бер мең хатын-кыз авыз ачты һәм мөселман киемнәре күргәзмәсен карады.
Әлеге хатын-кызлар ифтары инде алтынчы ел үткәрелә, ә fashion ифтар форматында - өченче ел.
Киемнәр күрсәтелеп беткәч, ашаулар ашалгач, иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылды. Иң зур бүләк - Тюльпан Тревелдан гомрәгә юллама. Әлеге бүләкне Румия Ваһапова отты. Ифтарны оештырырга ярдәм иткән волонтерларга да рәхмәтләр белдерелде һәм иң актив волонетерны Согуд Гарәбстанына барып кайту билетлары белән бүләкләячәкләре әйтелде.
Fashion ифтарда җырчылар да катнашты. Айрат Сафин, Радик Яруллин, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина җырлады, чараны Айрат Заһриев алып барды.

Фото: © Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз