Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Fashion ифтарда 100 дән артык волонтер эшләячәк
Эшләргә теләгән һәр волонтер кабул ителә.
Быел Казандагы Fashion ифтарда 100 дән артык волонтер эшләячәк. Modest Covered проекты менеджеры Диана Хәбибуллина бу хакта «Татар-информ» агенлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
«Былтыр 70 кеше булышкан иде, быел 100 дән артык волонтер булыр дип планлаштырыла. Күпләр туганнары белән килә – әниле-кызлы, апалы-сеңелле. Кунаклар рәхәтләнеп ял итсен өчен бик күп кеше хезмәт куя», - диде Диана Хәбибуллина.
Волонтерлар барысы да хатын-кызлар. «Бөтен теләгән кешене кабул итәбез. Сайлап алу буенча чикләүләр юк. Социаль челтәрләрдә безне табып, мөрәҗәгать итсеннәр», – дип җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз