news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ФАС операторлардан мобиль интернет таратканга түләү алуны гамәлдән чыгаруны таләп итә

ФАС операторлардан мобиль интернет таратканга түләү алуны гамәлдән чыгаруны таләп итә
Фото: © «Татар-информ»

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) операторларның «зур дүртлеген» мобиль җайланмалардан интернет-трафик тараткан өчен алган түләүне гамәлдән чыгарырга мәҗбүр итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Ведомство ачыклаганча, элемтә операторлары абонентларга мобиль җайланмалардан интернет-трафикны тарату өчен түләү билгеләү юлы белән элемтә хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүнең отышсыз шартларын тага», диелгән хезмәт хәбәрендә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт абонентлардан күп мөрәҗәгатьләр алган һәм августта операторларга бу хәлгә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иткән. Компанияләр бу хезмәт өчен түләтүнең икътисади, технологик һәм башка нигезләрен атый алмаган. Нәтиҗәдә, ведомство «зур дүртлек» гамәлләрендә монополиягә каршы законнарны бозу билгеләре бар, дип саный.

Мобиль операторлар бер ай дәвамында интернетны гаджетлардан тараткан өчен түләүне гамәлдән чыгарырга һәм абонентлар өчен әлеге функционалны чикләргә тиеш түгел. Бу таләпне үтәмәгән очракта, Монополиягә каршы федераль хезмәт монополиягә каршы законнарны бозу турында эш кузгатырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100